Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор Татарстандагы санитар нормаларга туры килгән комлыкларны атады
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә (Роспотребнадзор) санитар нормаларга тулысынча туры килә торган комлыкларны атадылар. Әлеге мәгълүмат ведомство сайтында чыккан.
Күзәтчелек органы республикадагы 26 комлыкны тикшергән һәм хилафлыклар буенча 39 кисәтү белдергән. Җаваплы кешеләр әлеге хилафлыкларны бетерергә тиеш була.
Бүгенгә республикадагы 9 комлык санитар нормаларга тулысынча туры килә: Красный Ключ бистәсендәге «Кама» пляжы, Әлмәттәге шәһәр пляжы, Нурлаттагы «Кондырча» пляжы, Зәйдәге Зәй-2 микрорайоны пляжы, Мамадыштагы «Нократ» пляж комплексы, Алабуганың көньяк читендәге пляж, Кама Тамагындагы «Лето» пляжы, Чистайдагы «Юность» пляжы, шулай ук Чистай районының Каргалы авылындагы Кизләү пляжы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз