news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор Татарстандагы дүрт пляжда су керүне тыйды

Моның сәбәбе – сулыкларда суның сыйфаты гигиена таләпләренә җавап бирмәвендә.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе республикадагы дүрт пляжны коенырга яраксыз дип тапты. Бу хакта идарә тармагының матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Идарә белгечләре Казанның «Түбән Елга аръягы» һәм «Комсомол», Алабуганың шәһәр пляжында һәм Баулы районындагы ачык бассейнда су керергә киңәш итми. Моның сәбәбе – сулыкларда суның сыйфаты гигиена таләпләренә җавап бирмәвендә.
 
Эксплуатация оешмаларына су керүне тыю турында элмә такталар урнаштырырга киңәш ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot