news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор Татарстанда үз хокукларын нәтиҗәле яклаган кулланучыны бүләкли

Күзәтчелек органы республикада яшәүчеләр өчен «Финанс хезмәтләрен грамоталы кулланучы» бәйгесен игълан итте.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе республикада яшәүчеләр өчен «Финанс хезмәтләрен грамоталы кулланучы» бәйгесен игълан итте.

Конкурсантларга кулланучыларның хокукларын бозган оешма яки предприятиене «җиңүен» дәлилләгән документ күрсәтергә кирәк. Күзәтчелек органы вәкилләре җиңүчегә кыйммәтле бүләк тапшырырга вәгъдә итә.

Үз хокукларыңны нәтиҗәле яклауны раслый торган документларга суд карарлары, килешүләр, мөрәҗәгатьләргә җаваплар, дәгъвалар кертелгән. Аңа оешманың куелган таләпләрне үтәве турында дәлил өстәргә кирәк. Документларда 2016 яки 2017 ел датасы торырга тиеш.

Гаризаларны быелның 6 декабренә кадәр тапшырырга мөмкин. Алар rpn.zppsmi@tatar.ru электрон почтасы буенча яки идарә (адресы: Казан, Зур Кызыл урамы, 30, 14нче бүлмә) белгечләре тарафыннан кабул ителә. Документларны идарәнең территориаль органнарына да тапшырырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100