Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор Татарстанда ял итү өчен яраклы пляжларны атады
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе ял итү өчен файдаланыла торган сулыкларга санитар-эпидемиологик бәя бирүгә йомгак ясады. 22 августка булган мәгълүматларга караганда, республикадагы 27 пляжның бары тик 13е генә аларны куллануга рөхсәт бирә торган рәсми бәяләмә алган.
Рөхсәт ителгәннәр исемлегенә Түбән Кама, Әлмәт, Нурлат, Зәй, Мамадыш, Кама Тамагы, Чистай, Алабуга, Лаеш, шулай ук Сихтермә, Карлы һәм Карабаш пляжлары кергән.
Өстәмә рәвештә суның сыйфатын лаборатор тикшерүләр үткәрелгән. Нәтиҗәләр буенча, Казан («Тирән күл», «Комсомол», «Түбән Елга аръягы»), Чаллы, Тәтеш, Яшел Үзән, Лениногорскидагы (һ.б.) популяр ял итү зоналарын да кертеп, 22 пляжда коенырга була.
Әмма биш пляжда гигиена нормаларының бозылуы ачыкланган. Казанның «Зур Аккош» күлендә (санитар-химик күрсәткечләр арту сәбәпле) һәм «Локомотив» пляжында (микробиологик күрсәткечләр буенча) коенырга киңәш ителми. Шулай ук Әлмәттә һәм Минзәләдә – Минзәлә елгасының ике ярындагы пляжлар да тиешле таләпләргә туры килми.
Шуңа бәйле рәвештә, идарә хилафлыкларны бетергәнче күрсәтелгән урыннарда коенмаска киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз