news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор Татарстанда су сыйфаты аркасында коенырга ярамаган пляжларны атады

Татарстанның тугыз пляжында су коенырга ярамый. Суның сыйфаты начар булган урыннарны Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе матбугат хезмәтендә атадылар.

Анализлардан ачыкланганча, Казандагы Тирән күл пляжында һәм Нурлат, Бөгелмә, Яр Чаллы, Минзәлә һәм Кама Тамагы районнарындагы шәһәр пляжларында су микробиологик күрсәткечләр буенча нормаларга туры килми.

Олы Аккош күле суында, «Түбән Заречье» һәм «Локомотив» пляжларында санитар-химик күрсәткечләрнең туры килмәве билгеле булган.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хакимияттән бу ял урыннарында су коенуны тыю турында билгеләр урнаштыруны сорый.

«Су коенырга ярамау турындагы билгеләрне игътибарсыз калдырмагыз!» — дип мөрәҗәгать итә ведомство татарстанлыларга.

news_right_1
news_right_2
news_bot