Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор Татарстанда су коенырга ярамаган тугыз пляжны атады
Идарә Казан һәм Татарстан районнары хакимиятләренә әлеге сулыкларда коенуны тыю турында аншлаглар урнаштыру буенча тәкъдимнәр җибәрде.
(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Суның сыйфаты канәгатьләнерлек булмаганга күрә, Татарстанның тугыз пляжы коену өчен имин саналмый. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай итеп, су Зур Аккош күлендә, «Локомотив» пляжында, Зәй һәм Мөслим районы сулыкларында санитар-химик таләпләргә; ә «Комсомол», «Түбән Заречье», «Локомотив» пляжларында, шулай ук Чаллы, Әлмәт, Лениногорск һәм Мөслим пляжларында микробиологик күрсәткечләргә туры килми.
«Вирусология һәм паразитология күрсәткечләре буенча гигиена нормативларына туры килми торган су үрнәкләре теркәлмәгән», - диделәр ведомствода.
Идарә Казан һәм Татарстан районнары хакимиятләренә әлеге сулыкларда коенуны тыю турында аншлаглар урнаштыру буенча тәкъдимнәр җибәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз