news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор Татарстанда сәүдә киштәләреннән документларсыз 795 килограмм итне алган

Намуссыз сатучыларга 300 мең сум штраф салынган.

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре тарафыннан 2017 елның августыннан хәзерге вакытка кадәр Татарстан сәүдә киштәләреннән кайдан алынганлыгын һәм сыйфатын раслаучы документлары булмаган 795 килограмм ит һәм ит продукциясе алынган. Бу турыда Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күзәтчелек органы вәкилләре республика буйлап 404 сәүдә ноктасын, шул исәптән ял көннәрендә узучы ярминкәләрне, юл буйларындагы шәхси витриналарны тикшергән. 33 сәүдә ноктасында кимчелекләр табылган.

Намуссыз сатучыларга 300 мең сум штраф салынган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100