Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор: Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны бер айда өч тапкыр кимеде
Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны кимүен дәвам итә. Әйтик, март аенда февраль белән чагыштырганда мондый очраклар өч тапкыр кимрәк ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, язның беренче аенда коронавирусның 21 865 очрагы теркәлгән. Элегрәк республикада эпидемиологик вазгыятьнең яхшыруы сәбәпле кайбер чикләүләрне гамәлдән чыгарганнар иде.
Әмма, Патяшина билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны кимү тукталды диярлек. Республикада чикләү чаралары, шулай ук битлек режимы гамәлдә булуын дәвам итә.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы сүзләренчә, яңа - «омикрон-стелс»ның алгы планга чыгуы, Европа һәм Азия илләрендә коронавирус йоктыручыларның бик тиз артуы аркасында Россиягә дә чираттагы дулкын килергә мөмкин.
Мисал өчен, Роспотребнадзорның үзәк эпидемиология институты билгеләп үткәнчә, расланган очраклар арасында «стелс-омикрон»ның өлеше инде 20 процентка якын тәшкил итә. Нигездә, коронавирусның әлеге штаммын йоктыручылар Мәскәүдә, Ростов өлкәсендә, Марий Эл һәм Башкортстан республикаларында ачыкланган, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте порталы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз