news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Татарстанда грипп эпидемиясе декабрь ахырында көтелә

Бүген Россиянең өч төбәгендә грипп буенча эпидемиологик чик арткан.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Валерия Белова). Татарстанда грипп эпидемиясе декабрь азагында башланырга мөмкин. Бу хакта журналистларга Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарә җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

“Ноябрь уртасыннан бирле без ОРВИ авыруларының атна саен артуын күзәтәбез. Декабрь азагында грипп буенча эпидемиология чиген сизелерлек артыр дип көтәбез. Бүгенге көнгә республикада яшәүчеләр арасында грипп һәм ОРВИның авыр формалары белән авыручылардан грипп вирусы барлыкка килүнең бер генә очрагы да юк”, - диде Татарстанның баш санитар табибы.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча хәзерге вакытта Россиянең өч төбәгендә грипп эпидемиясе теркәлгән.

“Татарстан республикасында грипп һәм көчле респиратор вирус инфекцияләре буенча эпидемия ситуациясе тыныч. Ләкин бүгенге көнгә Россиянең өч төбәгендә грипп буенча эпидемия чиге арткан”, - диде Марина Патяшина.

Бу сезонда авыруга каршы прививканы 1 млн 800 мең кеше ясаткан. Бу Татарстан халкының яртысын тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100