news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор Татарстанда ел башыннан фальсификацияләнгән сөтнең 14 очрагын ачыклаган

Күпчелек очрак җәйге балалар сәламәтләндерү учреждениеләрендә табылган.

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Татарстанда 2018 ел башыннан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре фальсификацияләнгән сөтнең 14 очрагын ачыклаган. Биредә сөттән ясалмаган майлар һәм коры сөт кулланылган, алар маркировкада күрсәтелмәгән. Бу хакта Күзәтчелек органы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәгълүматлар буенча, мондый очраклар җәйге балалар сәламәтләндерү учреждениеләрендә һәм сәүдә нокталарында табылган.

Фальсификацияләнгән сөт продукциясе – биш сөт үрнәгендә, дүртәр сыер мае һәм сырда, бер төр эремчектә ачыкланган.

Алар Беларуссия, Удмуртия, Башкортстан, Мәскәү, Брянск һәм Самара өлкәләре предприятиеләрендә, шулай ук Татарстандагы өч компаниядә: Лаеш районының “Березовка” һәм “Источник здоровья”, Яшел Үзәннең Чистайдагы сөт эшкәртү комбинатында эшләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100