Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор Татарстанда битлек режимын бетерү тәкъдимен карый
Бүгеннән Мәскәүдә битлек режимы гамәлдән чыгарылды.
(Казан, 15 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенә Казан шәһәре думасы депутаты Михаил Кузнецов республикада битлек режимын гамәлдән чыгаруны сорап мөрәҗәгать иткән.
Депутат Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшинага шундый тәкъдим белән чыккан. «Татар-информ»га бу мәгълүматны ведомство матбугат хезмәтендә расладылар.
«Мөрәҗәгать идарәгә агымдагы елның 15 мартында ясалды. Ул законлы срок кысаларында каралачак», — диделәр Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Искәртик, бүгеннән Мәскәүдә битлек режимы гамәлдән чыгарылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз