Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор Татарстан пляжларында эчәк инфекцияләрен кузгатучы бактерияләр тапкан
Минзәлә районының Минзәлә елгасы комлыгында эчәк инфекцияләрен кузгатучы стафилокок һәм балантидия цисталары табылды. Анда коенырга киңәш ителми. Моннан тыш, сулыкларны тикшерү нәтиҗәләре буенча тагын сигез комлык куркыныч дип табылган.
Минзәлә комлыкларыннан тыш, Минзәлә елгасының ике яры буйлап белгечләр Казанның «Комсомол», «Зур Аккош күле», «Тирән күл» комлыкларында, Лаеш, Чаллы, Лениногорск һәм Мөслим авылларында су коенырга киңәш ителми. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.
Роспотребнадзор районнар администрацияләренә су коенуны тыю турында аншлаглар урнаштыру турындагы тәкъдимне җибәрәчәк, диелә ведомство сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз