news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор Татарстан халкына чит илдә нинди инфекцияләр таралуы турында сөйләде

Республиканың баш санитар табибы Татарстанга ялга китәр алдыннан нинди прививкалар ясарга кирәклеген аңлатты.

Роспотребнадзор Татарстан халкына чит илдә нинди инфекцияләр таралуы турында сөйләде

(Казан, 20 апрель, «Татар-ифнорм»). Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәзерге көндә чит илләрдә нинди инфекцияләр тарауы турында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга сөйләде.

«Беренчедән, безнең илкүләм календарьны күздә тоткан инфекцияләрдән үз прививкаларыгызны карарга кирәк. Икенчедән, әгәр сез Урта Азия илләрен сайлыйсыз икән, монда вируслы А гепатитына каршы прививка ясарга киңәш ителә. Әгәр Таиланд, Вьетнам кебек тропик, эссе илләрне сайлыйсыз икән, биредә Денге бизгәге йоктыру рискы бар», – диде Татарстанның баш санитар табибы.

Шулай ук Марина Патяшина хаҗга җыенган кешеләрне нинди инфекцияләр көтүе һәм алардан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләде.

Интервьюның тулы версиясен сылтама буенча укыгыз. Видеоверсияне «Татар-информ» агентлыгы каналында YouTube та күрергә мөмкин.

Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә,18:30 сәгатьтә һәм якшәмбе, 13:30 сәгатьтә карап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100