news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор Татарстан эшмәкәрләре өчен Ачык ишекләр көне уздыра

Күзәтчелек органы белгечләре 15 февральдә Казанда һәм республиканың 12 территориаль бүлегендә идарәчеләрнең сорауларына җавап бирәчәк.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). 15 февральдә Роспотребнадзор Татарстан эшмәкәрләре өчен Ачык ишекләр көне уздыра. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күзәтчелек органы белгечләре Казанда (Зур Кызыл урам, 30 йорт) һәм республиканың 12 территориаль бүлегендә 10-16 сәгатьтә идарәчеләрнең сорауларына җавап бирәчәк. 

Казанда белгечләр белән очрашу 12 февральдән башлана, 238-60-62, 238-18-41 телефоннары буенча язылырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot