news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор Татарстан чикләре ябылу ихтималы турындагы яңалыкка аңлатма бирде

Элегрәк гаммәви мәгълүмат чараларында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 10 декабрьдән кайбер төбәкләргә керү тыелачагын планлаштыра, дигән мәгълүмат пәйда булган иде.

Роспотребнадзор Татарстан чикләре ябылу ихтималы турындагы яңалыкка аңлатма бирде

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Татарстан чикләрен япмаячак. Бу хакта матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Роспотребнадзор нинди дә булса төбәкләргә керү өчен тыюлар әзерләми. Бүген бу хакта сүз Татарстанда да бармый. Бүгенге көндә бездә вазгыять киеренке, әмма тотрыклы. Бездә авыруларның күпләп артуы күзәтелми, бүгенге этапта нинди дә булса өстәмә чикләүләр кертү турында сүз бармый», - диде ул.

Авдонина ачыклык керткәнчә, ведомство массакүләм чаралар үткәрүне килештерүне дәвам итә.

«Президент Чыршысына әзерләнәбез, ул бездә гадәттәгечә уза. Тагын бер кат кабатлап әйтәм, бүгенге көндә бу этапта нинди дә булса катгый чикләүләр планлаштырылмый һәм каралмаган. Профилактиканың барлык кирәкле шартларын үтәгәндә, чаралар үткәрүне кире какмыйча, мондый форматта яңа елга кадәр эшләячәкбез», — дип йомгак ясады Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot