news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор Татарстан аэропортларында һәм вокзалларында битлек кияргә киңәш итә

Татарстанның Роспотребнадзоры аэропортларда һәм автовокзалларда битлек кию турында күрсәтмәләр җибәргән. Бу хакта бүген «Татар-информ» да 2026 елның ноябрендәге агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыять турындагы матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары, КДМАның эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасы өлкән укытучысы Любовь Авдонина сөйләде.

«Без өстәмә профилактик чаралар керттек. Барыннан да элек бу транспорт предприятиеләре – автовокзаллар, Казан аэропорты һәм Бигеш аэропорты адресына күрсәтмәләр. Бу кешеләрнең массакүләм туплануы мөмкин булган урыннар. Күрсәтмәләр дезинфекция режимын көчәйтүгә кагыла. Шулай ук бу медицина битлекләрен куллану турында күрсәтмәләр», – дип сөйләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot