news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор Төркиядән борыч, гранат һәм виноград кертүне чикләде

Аларда 12 төрле пестицид табылган.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Роспотребнадзор 17 ноябрьдән - Төркиядән борыч һәм гранатлар, 10 декабрьдән виноград кертүне туктатты.

27 октябрьдән 7 декабрьга кадәр Иран һәм Төркиядән кертелгән азык-төлек продукциясенең алты төрендә 12 төрле пестицид табылган, аларның унысы - Россиядә тыелган.

Нәтиҗәдә, Россиягә 60 мең тоннага якын төрек винограды һәм 10 мең тоннадан артык гранат кертелмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100