news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор Төркиядә энтеровируслы инфекция таралу турындагы хәбәрне тикшерә

Роспотребнадзор Төркиянең сәламәтлек саклау органнарына авыру очракларының саны, таралу урыннары һәм кабул ителгән чаралар турында сорау җибәргән.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) Федераль хезмәте Төркия курортларында энтеровируслы инфекция очрагы турындагы хәбәрне тикшерү өчен Төркиянең Сәламәтлек саклау министрлыгына сорау җибәргән. Бу хакта "Известия" яза.

«Узган атнада Роспотребнадзор Төркия Республикасының сәламәтлек саклау органнарына авыру очракларының саны, таралу урыннары һәм кабул ителгән чаралар турында рәсми сорау җибәргән. Әлеге хәл федераль хезмәт контроле астында кала», – диелә хәбәрдә.

Исегезгә төшереп узабыз, РЕН ТВ телеканалы Төркиядә Коксами вирусы йоктырган Россия туристларының саны арту турында хәбәр таратты. Әлеге хакимият тарафыннан эпидемия турында игълан ителмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot