news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор Төркия курортларында авырган кешеләр өчен кайнар линия ачты

Мөрәҗәгатьләр "Төркия" белгесе белән Guryanova_EA@gsen.ru адресына кабул ителә.

(Казан, 8 август, “Татар-информ”). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Төркиядә энтеровирус инфекциясеннән зыян күрүчеләр өчен электрон "кайнар линия" ачты, дип хәбәр итә идарә тармагының матбугат хезмәте. Бу хакта "Интерфакс" җиткерә.

"Вазгыятьне ачыклау өчен Роспотребнадзорда электрон кайнар линия эше оештырылды. Мөрәҗәгатьләр “Төркия” билгесе белән Guryanova_EA@gsen.ru адресына кабул ителә”, – диелгән идарә тармагы сайтында.

Мөрәҗәгатьтә Төркиядә кайсы вакыт аралыгында булуыңны, хәлең начарланып китү көне, вакытын, беренче авыру билгеләрен, элемтәгә керү өчен мәгълүмат, ял итү урыны, кунакханә исеме, кайту вакыты, шулай ук туроператор һәм иминият компаниясе исемен күрәтергә кирәк, диелгән.

Матбугат хезмәтендә элек Роспотребнадзорның Төркия Сәламәтлек саклау органнарына эпидемиологик вазгыять турында сорау җибәрелгәнлеген, әмма хәзергә кадәр җавап булмавын да өстәп әйткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100