news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: «Стелс-омикрон» штаммы пандемиянең яңа дулкынын чыгармаска тиеш

Халыкның күп өлеше прививка ясаткан.  

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). «Стелс-омикрон» коронавирусының яңа варианты (ВА.2) Россиядә пандемиянең яңа дулкынын китереп чыгармаска тиеш.

Мондый фикерне Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының секвенлаштыру технологияләре нигезендә диагностикалауның яңа ысулларын эшләү фәнни төркеме җитәкчесе Камил Хафизов әйткән. Бу турыда РИА Новости яза.

Ул билгеләп үткәнчә, халыкның күп өлеше инде чирне авырып уздырды яки прививка ясатты. Авырулар саны дәрәҗәсе, «стелс-омикрон» белән авыручылар саны артуга карамастан, сизелерлек кимеде.

«BA.2 сублиниясенең Россиядә пандемиянең яңа дулкынын чыгаруы шикле. Халыкның бик күп өлешенең иммунитеты бар. Алар вакцинация узган һәм/яки яңа коронавирус инфекциясе белән авырган», — дип аңлатты эксперт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100