news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Сайлауга килүчеләр өчен коронавирустан саклау чаралары күреләчәк

Сайлау участокларында Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү вакытында килүчеләргә битлекләр, перчаткалар өләшәчәкләр.

Роспотребнадзор: Сайлауга килүчеләр өчен коронавирустан саклау чаралары күреләчәк
"Татар-информ" архивы

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү көннәрендә сайлаучыларны Covid-19 инфекциясеннән саклау буенча кирәкле булган барлык чаралар да әзер. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган онлайн матбугат очрашуында ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

«Бердәм тавыш бирү көненнән тыш, беренче июльдән алданрак — 25 июньнән башлап тавыш бирү мөмкинлеге дә бар. Атна дәвамында сайлау участокларына барырга һәм тавыш бирергә була, шулай ук сайлау участокларыннан тыш тавыш бирү мөмкинлеге дә бар. Әлеге эшләр кешеләр күпләп җыелмас өчен үтәлә», — диде ул.

Республика буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары гражданнарның йорт яны территорияләрендә дә тавыш бирү мөмкинлеге барлыгын, аларның адресларын Үзәк сайлау комиссиясе сайтында карап булуын әйтте.

«Профилактика буенча аерым чаралар күреләчәк. Бүгенге көндә безнең хезмәт белгечләре тормышка ашырылырга тиешле куркынычсызлык чараларын контрольдә тота. Роспотребнадзор хезмәткәрләре сайлау участокларында тамга ясалганлыгын, саклау чаралары барлыгын яисә юклыгын, аерым керү һәм чыгуны тикшерәчәк», — диде Любовь Авдонина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100