news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор сөттә энцефалит вирусы булырга мөмкин, дип кисәтә

Кәҗә сөтен кайнатып эчәргә кирәк, ди белгечләр.

(Казан, 8 май, "Татар-информ"). Федераль хезмәт өлкәсендә күзәтчелек, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге идарәсе (Роспотребнадзор ) энцефалит талпаны таралган районнарда вак мөгезле терлек сөтен кайнатып эчәргә киңәш итә. Талпаннан зыян күргән хайванның сөте йогышлы булырга мөмкин, дип хәбәр итә РИА Новости.

Ропотребнадзор белгечләре белдергәнчә, талпаннар вак мөгезле терлеккә көтүдә эләгә ала. Әгәр талпан йогышлы булса, вирус сөткә дә күчә. Шуңа күрә кәҗә сөтен кайнатып эчәргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot