news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе «тычкан бизгәге»н профилактикалау чаралары үткәрә

Татарстанда бөер синдромлы геморрагик бизгәкне (ул шулай ук «тычкан бизгәге» буларак та билгеле) профилактикалау буенча өстәмә чаралар кертү турында карар кабул ителде. Бу табигый инфекцияләр сезоны башлану һәм һава шартлары (алар кимерүчеләр санын арттыруга ярдәм итә) белән бәйле.

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминле өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, профилактик чаралар комплексы 16 мартта расланган.

Муниципалитетларга кар эрегәннән соң территорияләрне кимерүчеләргә каршы эшкәртә башларга, урман янындагы торак пунктларда, шулай ук авыру очраклары теркәлгән урыннарда дератизация үткәрергә кушылган. Өстәмә рәвештә рөхсәтсез чүплекләрне бетерү һәм чүп-чарны вакытында чыгару каралган.

Идарәче компанияләр торак йортларның торышын контрольдә тотарга, зыян күргән урыннарны рәтләргә, калдыклар туплануны булдырмаска, шулай ук подъездлар, контейнер мәйданчыклары һәм якын-тирә территорияләрне кимерүчеләргә каршы даими эшкәртергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot