news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор: Россиянең 74 төбәгендә «дуңгыз гриппы» ачыкланган

Россиянең 74 төбәгендә А (H1N1) грипп штаммы яки «дуңгыз кизүе» ачыкланган, дип хәбәр иттеләр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә. Бу хакта «Российская газета» яза.

Ведомствода тулаем ил буенча салкын тию авырулары буенча күрсәткечләр арта, дип аңлаттылар. Аерым алганда, соңгы атнада ОРВИ һәм грипп белән авыру узган атна белән чагыштырганда 23,3 процентка арткан.

«Грипп булмаган авырулар этиологиясенең сулыш вируслары структурасында риновируслар (13,3 процент), РС-вируслар (12,0 процент), метапневмовируслар (10,1процент), аденовируслар (7,2 процент) өлеше иң югары булып кала», - диелә анда.

Гамалея исемендәге Үзәк директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Гинзбург фикеренчә, «дуңгыз» кизүе үпкәләрне коронавирусның дельта- штаммы кебек зарарлый. Галим билгеләп үткәнчә, «дуңгыз» кизүе белән чирләгәннән соң, үпкә авырулары өзлегүе вирусның башка вариантлары белән чагыштырганда берничә тапкыр югарырак булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot