news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор россиялеләргә ОРВИ һәм гриппны кисәтү буенча киңәшләр бирде

Белгечләр әйтүенчә, кышкы чорга хас авырулардан иммунизация иң яхшы саклый.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Роспотребнадзор, Россиядә эпидемия сезоны дәвам итүгә бәйле рәвештә, россиялеләргә ОРВИ һәм гриппны кисәтү буенча киңәшләр бирде. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.

Белгечләр әйтүенчә, кышкы чорга хас авырулардан иммунизация иң яхшы саклый.

Саклану ысулларының берсе – организмны чыныктыру.

«Туйганчы йоклагыз, эш һәм ял режимын үтәгез, күбрәк саф һавада булырга тырышыгыз. Урамга чыкканда, һава торышына карап киенегез», - диелә Роспотребнадзор хәбәрендә.

Шулай ук, ведомство хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, дөрес тукланырга кирәк.

«Рационга составында А, С витаминнары, цинк һәм кальций булган продуктлар кертү зарур. Алар - цитрус җимешләре, киви, татлы борыч, сөт продуктлары, каты сыр, сыер ите, каймак, йөзем, күрәгә белән кишер һ.б.», - диелә хәбәрдә.

Кеше күп җыела торган урыннарда медицина битлеге кияргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot