news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор россиялеләргә эшләми торган көннәрдә өйдә калырга тәкъдим итте

Бу вакытта аралашуларны чикләргә һәм кунаклар кабул итүдән баш тартырга кирәк, ул чакта эпидемиологик хәл яхшырырга мөмкин.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Россия халкына мөмкин булган кадәр өйдә калырга һәм ерак сәфәрләрдән тыелырга кирәк. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте әнә шундый киңәшләр белән мөрәҗәгать итте.

«Илнең төрле төбәкләрендә эпидемиологик хәлне исәпкә алып, эшләми торган көннәрдә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) өйдә калырга һәм күрсәтелгән чорда сәфәрләрне планлаштырмаска тәкъдим итә», — диелә ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Бу вакытта аралашуларны чикләргә һәм кунаклар кабул итүдән баш тартырга кирәк, ул чакта эпидемиологик хәл яхшырырга мөмкин.

«Шәхси аралашуларны мөмкин кадәр күбрәк чикләргә тырышыгыз, мөмкин булганда товарларны китереп бирү хезмәтләреннән файдаланыгыз», — дип киңәш иттеләр Роспотребнадзорда. 

news_right_1
news_right_2
news_bot