news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор: россиялеләр күбесенчә косметология хезмәтләренә зарлана

Шулай ук мөрәҗәгатьләрнең дүрттән бере түләүле медицина, аеруча стоматология хезмәтләренең тиешле дәрәҗәдә булмавына бәйле.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Медицина хезмәтләреннән файдаланучылар Роспотребнадзорга күбесенчә түләүле косметология хезмәтләренең көчләп тагылуына һәм препаратларның сыйфаты начар булуга зарлана. Федераль хезмәтнең рәсми сайтында шундый мәгълүматлар дөнья күргән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«Мөрәҗәгатьләрнең 60 процентын косметология хезмәтләрен көчләп тагу, медицина лицензиясенең булмавы, препаратларның куркынычсызлыгына бәйле шикаятьләр тәшкил итә», - диелә хәбәрдә.

Шулай ук мөрәҗәгатьләрнең дүрттән бере түләүле медицина, аеруча стоматология хезмәтләренең тиешле дәрәҗәдә булмавына бәйле. 13 процент очракта кулланучылар гражданлык-хокукый таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартуларына, 4 процент очракта башкаручы һәм аның тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында тулы, дөрес мәгълүмат бирелмәвенә зарлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot