news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Россиядә маймыл чәчәк авыруының бер очрагы да теркәлмәгән

Россиядә маймыл чәчәк авыруын йоктыру очраклары теркәлмәгән. Бу хакта «Российская газета» Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Ведомствода инфекциянең илгә үтеп керүенә һәм аның РФ территориясендә таралуына юл куймау өчен тиешле барлык чаралар да күрелүен билгеләп үттеләр.

Әйтик, аерым алганда, «Вектор» үзәге инфекция йоктыру очракларын ачыклау өчен тест-системалар җитештерүне тәэмин иткән инде. «Ул берничә сәгать эчендә патогенның бармы-юкмы икәнлеген билгеләргә мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә бер мең тест-комплект төбәкләргә җибәрү өчен әзер, шуның нәтиҗәсендә 100 мең ПЦР-тикшеренү үткәреп булачак», - диелә Роспотребнадзор хәбәрендә.

Ведомствода диагностика ясаганда әлеге инфекцияне йоктыру очраклары теркәлгән илләрдән кайтучыларга, шулай ук охшаш симптомнар (температура күтәрелү, баш һәм мускуллар авырту, баш әйләнү, күңел болгану һәм косу) белән авыручыларга аерым игътибар бирергә ниятлиләр. Авыру йоктырганнан соң 3-4нче көндә биткә тимгелләр чыга, соңрак ул тәннең башка өлешләренә дә күчә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100