news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Россиядә коронавирус пандемиясе бетмәде әле

Россиядә коронавирус вазгыяте тотрыклануга да карамастан, әле пандемиянең бетү турында әйтергә иртәрәк.

Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова коронавирусның һаман да тормыш өчен куркыныч булуы турында кисәтте. Бу бигрәк тә пенсионерларга һәм хроник авырулары булган кешеләргә кагыла, дип яза РИА Новости.

Санитар ведомство мәгълүматларына караганда, хәзер Россиядә ачыкланган ковид очракларының 97,5 проценты «омикрон», 0,5 проценты – «дельта» һәм 2 проценты патогенның өстенлекле булмаган башка вариантлары.

Россия төбәкләре буенча Роспотребнадзор идарәләре җитәкчеләренә РФ субъектлары хакимиятләре белән берлектә коронавируска каршы тору буенча ситуацияне контрольдә тотарга һәм эпидемиологик хәл кабат начарлана башласа, кирәкле чаралар күрергә кушылды.

Алдарак Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко коронавирус инфекциясенең яңа дулкыны май ахырында булырга мөмкин дип әйткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100