news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор: Россиядә коронавирус эпидемиясе активлаша

Россиядә коронавирус эпидемиясе кабат активлаша. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәткә (Роспотребнадзор) сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

Роспотребнадзорда COVID-19 инфекциясе эпидемиясенең активлашуының дәвам итүен әйттеләр. 2023 елның бишенче атнасында илдә бу инфекцияне йоктыруның 60 меңнән артык яңа очрагын теркәгәннәр. Бер атнада авыручылар 33 процентка арткан.

Хәзер коронавирусның «омикрон» штаммы, аның геновариантлары өстенлек итә.

Россиядә 1 миллионнан артык кеше грипп һәм сулыш юлларында вируслы кискен инфекция белән авырый. Бер атнада авыртучылар саны 11 процентка арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot