news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор Россия туристларын Сербиядә кызамыкның киң таралуы хакында кисәтте

2017 елның октябреннән алып илдә 65 кеше кызамык белән авырган, берничә кеше якты дөнья белән хушлашкан.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Роспотребнадзор Россия туристларына Сербия һәм Европаның башка илләренә сәяхәт кылыр алдыннан кызамыкка каршы вакцинация үтәргә тәкъдим итә. Бу – әлеге илләрдә кызамык авыруының киң таралуы белән бәйле, дип яза «Известия».

Сербия Сәламәтлек саклау институты мәгълүматлары буенча, 2017 елның октябреннән алып илдә 65 кеше кызамык белән авырган, берничә кеше якты дөнья белән хушлашкан.

Роспотребнадзордан хәбәр итүләренчә, быел Европада кызамык 30 кешене «теге дөнья»га алып киткән.

Сүз уңаеннан, 13 ноябрьдә идарә тармагы, россиялеләрнең 63 миллионга якынының гриппка каршы прививка ясатуын җиткергән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot