news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Россия территориясенә Alaskapox вирусын алып кайту куркынычы юк

Россия территориясенә Alaskapox вирусын алып кайту куркынычы юк, дип белдерделәр РИА Новости агентлыгына Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роспотребнадзор).

Кичә Аляскада әлеге вирусны йоктырган өлкән яшьтәге ир-ат вафат булган. Бу - Alaskapox вирусыннан үлемнең беренче очрагы. Җирле Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, пациент вирусны хуҗасыз песидән иярткән булырга мөмкин.

Билгеләп үтелгәнчә, мәрхүмнең иммунитеты какшаган булган. Чир тәндә кызыл бетчә чыгудан башланган: антибиотиклар ярдәм итмәгән. Шуннан соң башка чирләр кушылган – тәнендә чәчәк авыруындагы кебек тимгелләр чыккан, бөер эшчәнлеге, сулыш алуга бәйле проблемалар башланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100