news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Роспотребнадзор Россия кешеләрен Франциядә чикунгунья бизгәге таралуы хакында кисәтә
Әлеге вирусны йоктырган кешенең буыннары, мускуллары һәм башы авырта, үзендә арыганлык сизә, косасы килә, тәненә тимгелләр чыга.
Скопировать ссылку
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте Россия туристларын Франциянең көньягында чикунгунья бизгәгенә бәйле эпидемиологик вазгыятьнең начараюы хакында кисәтә. Бу хакта идарә тармагының сайтында хәбәр ителә.
«2017 елның августында чикунгунья вирусының Ле-Канн-де-Мор коммунасына күчүе нәтиҗәсендә әлеге бизгәкне йоктыруның дүрт очрагы расланган. Авырулар төбәктән читкә чыкмаган, алар вирусны биредә эләктергән», – диделәр идарә тармагында, дип яза ТАСС агентлыгы. Анда моңарчы чикунгунья бизгәгенең Һиндстанда, Африка, Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә, шулай ук Мексика һәм Гватемалада киң таралуын да билгеләп үтәләр.
Әлеге вирусны йоктырган кешенең буыннары, мускуллары һәм башы авырта, үзендә арыганлык сизә, косасы килә, тәненә тимгелләр чыга. Вирусны Aedes aegypti черкиләре тарата.
Роспортребнадзор гражданнарны әлеге бөҗәкләрнең тешләвеннән сакланыр өчен тиешле чаралар күрергә, саклагыч киемнәр кияргә, махсус репеллентлар кулланырга чакыра.
Чикунгунья бизгәге балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен аеруча куркыныч, диелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot