news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор рестораторларның төнге эшкә булган үтенечен кире какты

Авырулар санын тотрыклыландыру һәм киметү тенденциясе нык булганда тәкъдимнәр каралачагын әйттеләр.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Казан рестораторлары ассоциациясе Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсенә җәмәгать туклануы өлкәсендә Covid-чикләүләрне йомшарту һәм 23:00 сәгатьтән соң эшләргә рөхсәт итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Алар эшләүче персоналның Covid-19дан прививка алганлыкларын һәм килүчеләрнең шулай ук керү өчен QR-код тәкъдим итүләрен җиткерде.

«Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсенә шундый мөрәҗәгать килде», – дип расладылар ведомствоның матбугат хезмәтендә «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Башкалар арасында: төнге эшкә рөхсәт алган кафе һәм рестораннарга 23:00 сәгатьтән соң эшләргә рөхсәт итү, бу рөхсәтләрне бирүне барлык хезмәткәрләре вакцинацияләнгән очракта яңадан бирә башларга рөхсәт итү тәкъдимнәре бар. Шулай ук ассоциация барлык кафе һәм рестораннар өчен 23:00 дән 01:00сәгатькә кадәр эш режимын озайтуны сорады.

«Хәзерге вакытта агымдагы вазгыять чикләүләрне бетерергә мөмкинлек бирми. Авырулар санын тотрыклыландыру һәм киметү тенденциясе нык булганда, тәкъдимнәр каралачак», - дип җавап бирделәр Роспотребнадзорда.

Исегезгә төшерәбез, 11 октябрьдән Татарстан территориясендә яңа Covid-чикләүләр эшли башлады, күп кенә биналарга QR-кодсыз керү мөмкинлеген чикләделәр. Ә 21 октябрьдә Казанда Wheretoeat ресторан премиясен бүләкләү тантанасы узды. Агентлыкның үз чыганакларыннан билгеле булганча, премияне оештыручыларга рестораторлар тарафыннан Covid-чикләүләр үтәлмәве турында беркетмәләр төзелгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot