news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор рестораннарга төнлә эшләргә рөхсәт бирү мөмкинлеген өйрәнә

Хәзерге вакытта Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында төнге сәгать уникедән иртәнге алтыга кадәр җәмәгать туклануы эше тыела.

Роспотребнадзор рестораннарга төнлә эшләргә рөхсәт бирү мөмкинлеген өйрәнә
Илнар Төхбәтов

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР идарәсе төнлә кафе һәм рестораннар эшен яңарту мөмкинлеген өйрәнә. Хәзер республикада төнге уникедән иртәнге алтыга кадәр җәмәгать туклануы биналары эшен тыю гамәлдә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ведомствоның матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева шул хакта сөйләде.

«Рестораторлар Татарстан Президентына мөрәҗәгать итте. Ул Роспотребнадзор идарәсенә бу мәсьәләне хәл итәргә кушты. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә карала», — диде спикер.

Элегрәк Казан рестораторлары Рөстәм Миңнехановка төнге сәгатьләрдә эшне дәвам итүдә рөхсәт сорап мөрәҗәгать иткән иде. Алар мөрәҗәгатьтә бизнесларына пандемиянең болай да зур зыян китерүен дәлилләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100