news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор ресторанда агуланган очракта нәрсә эшләргә икәнен аңлатты

Табибка мөрәҗәгать итәргә, шаһитләрне табарга һәм ресторан хуҗасына шикаять язарга кирәк.

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Роспотребнадзор экспертлары ресторанда агуланган очракта нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты. Әлеге киңәшләр ведомствоның рәсми сайтында чыккан.

Белгечләр иң элек табибка мөрәҗәгать итәргә куша. Бу квалификацияле ярдәм һәм медицина нәтиҗәсен алу өчен кирәк. Бу сәламәтлеккә килгән зыянның нәкъ тә ресторандагы кичке аш аркасында булуын исбатлау өчен кирәк. Ул медицина йомгаклавында күрсәтелергә тиеш.

Ресторанда бирелгән чекны яки банк картасы чегын һичшиксез сакларга, шулай ук шаһитләрне табарга кирәк.

Соңыннан ресторан хуҗасына шикаять язарга, аңа медицина йомгаклавы һәм чек күчерелмәсен өстәргә кирәк. Шикаятьтә кичке ашның бәясен, дәвалану һәм больничный озакка сузылган очракта югалган хезмәт хакы өчен компенсация таләп итәргә була.

Шикаятьне тапшыру турындагы хәбәр белән заказлы хат итеп җибәрергә кирәк. Әгәр хәлне тыныч кына чишеп булмый икән, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

“Судка гариза бирүдән тыш, сез Роспотребнадзорга шикаять язарга да хокуклы. Санитария, кулланучылар хокуклары өлкәсендәге законнарны бозу очраклары табылса сезнең шикаять каралачак”, - диделәр Роспотребнадзорда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100