news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Республикада битлек режимын гамәлдән чыгару планлаштырылмый

Битлек режимы федераль дәрәҗәдә булган вакытта, Татарстан республикада әлеге режимны гамәлдән чыгарырга җыенмый. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Битлек режимы Россия Федерациясенең баш санитар табибы карарында беркетелгән. Әлеге карар РФ Юстиция Министрлыгында теркәлде. Шуңа күрә бу өлештә йомшаклык була икән, димәк, ул РФ баш дәүләт санитар табибы карары булачак», – дип белдерде Авдонина.

Искәртеп үтәбез, битлек режимы Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Кырымда һәм Россиянең башка төбәкләрендә инде гамәлдән чыгарылды. Ә бүгенге көннән ул Санкт-Петербургта да бетерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100