Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор рейслары тоткарланган пассажирлар өчен кайнар линия ачты
Роспотребнадзор авиарейсларны тоткарлау, гамәлдән чыгару яки күчерү белән очрашкан пассажирлар өчен кайнар линия ачылу турында игълан итте. Бу хакта ведомствоның телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
Гражданнар билет өчен акчаларны кире кайтару, билетларны алмаштыру һәм мораль зыянны да кертеп, авиакомпанияләрдән компенсация алу белән бәйле мәсьәләләр буенча консультацияләр ала ала.
Ведомствода искә төшерүләренчә, рейс тоткарланган очракта пассажир очудан баш тартырга һәм акчаны кире кайтарырга хокуклы. Шулай ук зыянны каплауны, мораль зыянны компенсацияләүне һәм ташучыдан илтү срокларын бозган өчен штраф түләтүне таләп итәргә мөмкин.
Халыкара очышлар очрагында Россия тарафыннан имзаланган халыкара килешүләр нигезләмәләре кулланыла. Моннан тыш, озак вакыт тоткарланган пассажирларга түләүсез өстәмә хезмәтләр күрсәтелергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз