Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор прививкалардан баш тартмаска өнди
Яр Чаллыда ике бала кызамык белән чирли дигән шик туганга, вакцинация үткәрелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Кеше иминлеге һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе ата-аналарны инфекцияләргә каршы прививкалардан баш тартмаска өнди. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.
Яр Чаллыда ике баланың кызамык белән чирләвенә шик туган. Бер бала әлеге авырудан прививка ясатырга мөмкин булган яшькә җитмәгән – әле бер яше тулмаган, ә икенче балага 1 яшь тә 11 ай, аның әти-әниләре вакцинациядән баш тарткан булган.
- Кызамык – көчле йогышлы чир, һава юлы белән күчә, тән температурасы 40,5 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Авыз куышлыгы һәм өске тын юллары ялкынсына. Бу авыруга, шулай ук, конъюнктивит, тәнгә тап-тимгелләр чыгу хас.
Ситуация ведомство контролендә. Яр Чаллыда шушы балалар яшәүче йортларда авырган сабыйлар белән контактта булганнарга, балалар бакчасында вакцинация үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз