news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор прививка ясатмаучыларга штраф салу турында сөйләде

Россия Хокук бозулар турындагы кодексның яңа проектына медицина тикшерүеннән һәм вакцинациядән баш тарткан өчен штрафлар керттеләр.

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Роспотребнадзорда вакцинациядән баш тарткан өчен штраф һөнәри куркыныч төркемнәргә кагылачак, дип аңлаттылар. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Россиянең яңа Хокук бозулар турындагы кодексның яңа проекты нигезендә, медицина тикшерүләреннән һәм прививкалардан баш тарткан өчен куркыныч янаган төркемдәге гражданнарга 5 мең сумнан 7 мең сумга кадәр штраф салырга тәкъдим ителә.

«Административ хокук бозулар турындагы кодекста штраф закон буенча прививка ясатырга тиешле кешеләр өчен генә каралган, ә бу барыннан да элек билгеле бер һөнәр ияләре төркемнәре», — дип сөйләделәр ведомствода.

Инфекция йоктыру куркынычы куркынычы белән бәйле һәм мәҗбүри профилактик прививкалар таләп итә торган һөнәрләр исемлегендә кешенең канына һәм биологик сыеклыкларына бәйле эш, хайваннарны карау эше һ.б. бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot