news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор Питрәч районында кошчылык фабрикасы төзелешен шәрехләде

Татарстанның Питрәч районында «Ак барс Питрәч» кошчылык фабрикасының бройлер чебиләрен үстерү цехының санитар-яклау зонасы проекты санитария кагыйдәләренә туры килә. Бу хакта бүген журналистларга Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Прокофьева хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова.

«Проектта бу кошчылык фабрикасыннан санитар-саклау зонасы участок чикләреннән 500 метр ераклыкта булачак, дип каралган. Бу санитария таләпләренә тулысынча туры килә, чөнки мондый объектлар куркынычлыкның икенче классына керә. Якындагы торак төзелешкә кадәр ара 1150 метр тәшкил итә. Якындагы торак пункт - Тугаш авылы. Башка торак пунктлар 1,5 мең метрдан артык ераклыкта урнашкан», – дип сөйләде ул.

Кулай авыл җирлегендә 600 мең башка исәпләнгән бройлер чебиләре үстерү мәйданчыгын төзү планлаштырыла.

«Санитар-саклау зонасы проектында билгеләнгәнчә, 500 метрлы зона чигендә атмосфера һавасында пычраткыч матдәләр буенча да, тавыш буенча да артмаячак. Димәк, мең метрдан артык ераклыкта урнашкан иң якын торак төзелеше чигендә дә артулар булырга тиеш түгел», – диде Прокофьева.

Әлеге территориядә кошларны чалу цехы төзү каралмаган, тере кошлар башка райондагы җитештерү мәйданчыгындагы чалу комплексына җибәрелә. Агынты суларны җирлек рельефына һәм су объектларына агызу башкарылмаячак. Кошчылык фабрикасында кошларны читлектә түгел, ә идәндә тоту планлаштырыла, бу начар ис барлыкка килүне киметә.

«Кошчылык фабрикасы территориясендә өстән агып төшә торган суларны җыю һәм чистарту өчен локаль чистарту корылмалары булачак, тизәкне компостлаштыру өчен саклагыч, әйләнә-тирә мохиткә агып чыкмасын өчен, бетонланган һәм киртәләнгән булачак. Биологик калдыклар утильләштерү өчен махсус оешмаларга тапшырылачак. Проект тулысынча санитария кагыйдәләренә туры килә», – дип хәбәр итте Прокофьева.

Баштарак интернетта экологик хәлнең начараюыннан курыккан җирле халыктан шикаятьләр барлыкка килгән иде. Борчуга төшкән гражданнар социаль челтәрләрдә Татарстан Рәисе постлары астына комментарийлар яза, «Халык контроле» системасында гаризалар калдыра һәм кошчылык фабрикасы төзелешенә каршы петиция төзи, аны хәзерге вакытта 1200дән артык кеше имзалаган. Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә тикшерү уздырырга һәм вәзгыять турында хисап бирергә кушты.

Марина Прокофьева билгеләп үткәнчә, әлегә якындагы авылларда яшәүчеләрдән идарәгә мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр килмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot