Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор «омикрон»ның гадәти сезонлы ОРВИга якынлашуын әйтте
Covid-19 инфекциясе аркасында авыручылар саны кимегән.
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа коронавирус инфекциясенең омикрон-штаммы акрынлап сезонлы ОРВИга күчә бара.
Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Омикрон» штаммы ачыкланган пациентларның 95 проценты авыруны көчле респиратор вирус инфекциясе кебек кичергән. Бу әлеге штаммның сезонлы авыруларга һәм ОРВИ төркемендәге сезонлы инфекцияләргә якынаюы турында тагын бер кат сөйли», — дип билгеләп үтте спикер.
«Татар-информ» республикада Covid-19 инфекциясе аркасында авыручылар саны җиде атнадан соң беренче тапкыр кимүе турында хәбәр иткән иде инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз