news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор туберкулез белән авыручылар саны иң күп булган Татарстан районнарын атады

Роспотребнадзор туберкулез белән авыручылар саны иң күп булган Татарстан районнарын атады
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстанның 18 районында туберкулез белән авыручылар саны республика буенча уртача күрсәткечтән артып китә. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Анна Алешина «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«18 муниципаль районда авыручылар саны республика дәрәҗәсеннән югарырак. Мәсәлән, Менделеевск районында әлеге чирне йоктыручылар өч тапкыр күбрәк», - дип билгеләп үтте ул.

Бу исемлеккә шулай ук Чирмешән, Югары Ослан, Нурлат, Яшел Үзән, Әгерҗе, Азнакай, Арча, Тәтеш, Бөгелмә, Түбән Кама, Чүпрәле, Минзәлә, Биектау, Зәй, Сарман һәм Спас районнары кергән.

«Бу күренешнең берничә сәбәбе булырга мөмкин. Кыскасы, тикшерүнең колачы никадәр киң булса, чирнең ачыклану дәрәҗәсе шулкадәр югарырак. Икенче аспект шунда, бу районнарда ачыкланмаган очраклар күп булды. 2025 елда алар статистикага керде», - дип аңлатты Анна Алешина.

news_right_1
news_right_2
news_bot