Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор музейларда туристик экскурсияләр үткәрергә рөхсәт итте
Санитар-эпидемиологик хәл яхшырса, башка чикләүләр дә йомшарачак, дип хәбәр иттеләр ведомствода.
(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Россия музейлары янә туристик экскурсияләр үткәрә ала. Бу хакта Роспотребнадзор матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Тыюны гамәлдән чыгару турында карар илдәге эпидемиологик хәлнең яхшыруына һәм РФ Мәдәният министрлыгының мөрәҗәгатенә бәйле кабул ителде.
Шулай итеп, туристик-экскурсия төркемнәре музейларга, музей-тыюлыкларга һәм сарай-парк музейларына керү мөмкинлеге алачак.
Әгәр санитар-эпидемиологик хәл яхшырса, башка чикләүләр дә йомшарачак, дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз