news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор менюдан антибиотикларны алырга өнди

Бүген Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне билгеләп үтелә

 (Казан, 15 март, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүген Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне билгеләп үтелә. Быел ул “Менюдан антибиотикларны алырга” дигән шигарь астында уза, диде бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы матбугат конференциясендә Россия кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова.

Аның сүзләренчә, Европа Брелеге илләре авыл хуҗалыгында антибиотикларны куллануны минимальләштерүгә омтылса, шул ук вакытта АКШ та аларны куллануны проблемага санамыйлар. Россиядә анбиотиклар терлекләрне төрле авырулардан дәвалау һәм профилактика өчен киң кулланыла.

Трофимова ассызыклаганча, ветеринариядә кулланыла торган антибиотиклар күләме кешеләрне дәвалауда кулланыла торган күләмнән ике тапкыр артык. Нәтиҗәдә, антибиотик калдыклары терлекләр продукциясенә җыела. “Болар барысы да антибиотикларга каршылыкны формалаштыра, ә бу кешеләрне нәтиҗәле дәвалауны чикли һәм инфекцион авырулар таралуга китерә. Шулай ук кеше организмында аллергия һәм ашказаны-эчәк тракты микрофлорасы бозылуга китерә”, - дип ассызыклады ул.

М.Трофимова мәгълүматлары буенча, Россиядә ел саен продукциядә антибиотиклар булу-булмауны тикшерү өчен 80 мең чамасы үрнәк алына. “Алынган үрнәкләрнең 0,5 процентында антибиотиклар булуы ачыклана, - диде ул. – Соңгы 10 елда бу күрсәткеч 1,5 процентка кимеде. Антибиотикларның сөт һәм сөт продуктларының 1 проценттан артыгында булуы билгеле була”.

2015 елда республикада азык-төлек чималыннан һәм азык продуктларыннан 1 мең чамасы үрнәк алынган. “Бары тик җирле җитештерүченең зарарсызландырылмаган сөте үрнәгендә генә тетрациклин төркеме антибиотиклары ачыкланган. Алдагы өч елда азык продуктларында антибиотиклар табылмаган, - диде ул. – Бу безнең республикада антибиотикларның алай киң кулланылмавын аңлата. Аларны контрольсыз куллану очраклары юк”, - диде ул. Аның сүзләренчә, майда “Кызыл Шәрык”та план буенча тикшерү узачак. Мондый тикшерүләр өч елга бер тапкыр үткәрелә. Шулай ук гражданнар шикаятьләре һәм закон чыгару органнары мәгълүматлары буенча планнан тыш тикшерүләр дә үткәрелергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot