Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор Май чабу бәйрәмендә коймак белән агуланмау өчен киңәшләрен җиткерде
Роспотребнадзор әзер коймакларны сатып алганда, төргәкнең бөтенлегенә, саклау урынының шартларына, яраклылык вакытына карарга куша.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Беленнәрне өйдә пешерү өчен ингредиентлар сатып алганда, Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте азык-төлекне бары тик сәүдә өчен билгеләнгән сату урыннарында гына алырга киңәш итә. Әлеге киңәшләр идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган.
Роспотребнадзор әзер коймакларны сатып алганда, төргәкнең бөтенлегенә, саклау урынының шартларына, яраклылык вакытына карарга куша. Ә массакүләм күңел ачу урыннарында агуланмас өчен кибетләрдә сатучыларның гигиена кагыйдәләрен үтәүләренә һәм саклау урыннарына игътибар итәргә чакыра.
“Төргәк бөтен булырга тиеш. Коймакларның барысы да бертөрле зурлыкта булуы мәҗбүри, төсләре аксыл сарыдан кызгылт көрәнгә кадәр үзгәрергә мөмкин. Коймак җитештерүче билгеләгән температурада сакланырга тиеш”, - дип хәбәр ителә идарә тармагы хәбәрендә.
Шулай ук әзер коймакны сатып алганда, аны пешергән вакытта файдаланылган азык-төлек исемлеген карап чыгарга киңәш ителә. “Әгәр алар он, сөт һәм тавык йомыркасыннан пешерелсә, бу иң яхшысы. Ләкин коры сөт, йомырка порошогы, үсемлек аксымы файдалану да тыелмаган”, - дип аңлатканнар Роспотребнадзорда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз