news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор май бәйрәмнәрендә кинотеатр, сәүдә үзәге һәм театрларны тикшерәчәк

Бәйрәм көннәрендә татарстанлылар ПЦР-тест тапшыра торган лабораторияләр дә эшләячәк.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе май бәйрәмнәрендә яңа коронавирус инфекциясе таралу аркасында кертелгән кагыйдәләр үтәлешен күзәтүне дәвам итәчәк.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдергәнчә, ведомство хезмәткәрләре татарстанлылар аеруча еш була торган урыннарны тикшерәчәк.

«Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре ялга китми, ягъни без 4-7 май көннәрендә эшләячәкбез. Күзәтчелек чаралары дәвам итәчәк, без кеше күп җыела торган театр, кинотеатр, сәүдә үзәкләре һәм башка объектларны тикшерүгә аеруча зур игътибар бирәчәкбез», - дип искәртте спикер.

Бәйрәм көннәрендә татарстанлылар ПЦР-тест тапшыра торган лабораторияләр дә эшләячәк. 2 һәм 9 май гына бердәнбер ял көннәре булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100