Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор мәктәпләргә атна уртасында уку көнен җиңеләйтергә киңәш итте
Мәктәп укучыларына, йөкләнешне киметү һәм атна дәвамында артык арыганлыкны булдырмау өчен, чәршәмбе яки пәнҗешәмбе көнне җиңел уку көне дип билгеләргә киңәш ителә. Бу Роспотребнадзор документыннан күренә, аның белән РИА Новости танышкан.
Ведомство тәкъдимнәре буенча, дәресләр арасындагы гадәти тәнәфесләр кимендә 10 минут дәвам итәргә тиеш, ә зур тәнәфес – 20 дән 30 минутка кадәр. Икенче яки өченче дәрестән соң бер зур тәнәфес урынына мәктәпләр һәркайсы 20 минутлык ике тәнәфес билгели алалар.
Моннан тыш, бер елга уку планы уку чорларын һәм каникулларны чиратлаштыруны күздә тотарга тиеш. Каникуллар җиде көннән дә ким булмаска тиеш. Бу чаралар укучыларның артык аруын кисәтүгә юнәлдерелгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз