news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор мәктәп ашханәсендә пешерергә ярамаган ризыкларны атады

Фарш белән флотча макарон, чи килеш ысланган колбаса, йомырка тәбәсе, йомырка белән макарон, фаршланган коймак һәм форшмакны мәктәп менюына кертү тыела. Бу хакта «Российская газета» Роспотребнадзорның рәсми сайтындагы мәгълүматка сылтама белән хәбәр итә.

Хәбәрдә шулай ук әлеге продуктларның мәктәптә инде утыз елдан артык тыелуына да басым ясалган. Шулай ук мәктәп менюсына ашказаны-эчәк трактының лайлалы тышчасы ялкынсынуына сәбәпче булган ризыклар һәм ашлар, тоз һәм шикәр күләме югары булган продуктлар (шул исәптән газлы эчемлекләр), составында терлек майлары булган азык-төлек кертелергә тиеш түгеллеге искәртелә.

Шул ук вакытта, менюда иртәнге ашка туры килә торган ризыкларга - боткалар, эремчекле һәм йомыркалы ашамлыклар, яшелчә һәм җиләк-җимеш, кайнар эчемлекләр, төшке ашка – яшелчәдән әзерләнгән кабымлыклар, кайнар (җылы) ашлар, ит һәм балык ризыклары, ит запеканкалары һәм яшелчә, ярмадан әзерләнгән гарнирларга өстенлек бирелә.

Тәкъдим ителгән барлык ризыкларның да термик эшкәртү узмавы искәртелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot