Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор маймылларның чәчәк чире сәбәпле локдаун кертелү ихтималын бәяләде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россиядә маймылларда очрый торган чәчәк чире аркасында локдаун яки дистанцион эшкә күчү булмаячак, йогышлы чир COVID-19 кебек үк җиңел таралмый, дип сөйләгән РИА Новостига профессор, Роспотребнадзорның эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничная.
«Ни генә булмасын, маймылларда очрый торган чәчәк авыруының таралуы COVID-19 чире кебек тизлеге һәм таралу масштабы ягыннан да, сәламәтлек саклау, социаль һәм икътисади өлкәләргә бик зур йөкләнеше буенча да охшаш булмаячак. Дистанцион эш, локдауннар булмаячак», – дигән Пшеничная.
Ул билгеләп үткәнчә, маймылларда очрый торган чәчәк авыруы SARS-CoV2 яки грипп шикелле җиңел һәм зур тизлек белән таралмый. Аны йоктыруның төп шартларының берсе – авырган кеше белән саклык чараларыннан башка якын, озак элемтәдә булу, дип аңлата Пшеничная.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз